news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан автобуслары пассажирлары кондукторлар эшеннән зарланган өчен бушлай йөри алачак

43нче маршрут автобусында шундый игъланнар урнаштырылган. ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе сүзләренчә, бу - автотранспорт предприятиесенең үз инициативасы.

Казан автобуслары пассажирлары кондукторлар эшеннән зарланган өчен бушлай йөри алачак
архив

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Казан автобуслары пассажирлары, кондукторлар эшеннән зарланган өчен, 43нче маршрутта ун тапкыр бушлай йөри алачак. ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Дөрестән дә, 14 февраль көнне 43нче маршрут автобусларында шундый игъланнар урнаштырылды. Бу - автотранспорт предприятиесенең үз инициативасы. Соңгы өч көндә WhatsApp мессенджерына кайнар элемтә телефонына пассажирлардан видеоязмалар килмәгән», - дип искәртте Темляков.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый мәгълүмат килгән очракта, аның чынмы-түгелме икәнлеге тикшереләчәк.

«Әгәр язма чын булса, пассажир 43нче маршрут автобусында 10 тапкыр бушлай йөрү хокукына ия булачак. Әлегә бу - „Быйлык № 3“ автотранспорт предприятиесенең инициативасы. Казанның башка автотранспорт предприятиеләре аны хуплармы – монысы соңрак билгеле булачак», - дип сүзен йомгаклады Сергей Темляков.

«Татар-информ» агентлыгы ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясенең Казанда Намуссыз кондукторлар реестры төзиячәге хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100