news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боз өстенә керү куркыныч булуын искәртә

Төче суда калынлыгы кимендә 10 см булган боз кеше өчен куркынычсыз санала.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боз өстенә керү куркыныч булуын искәртә
архив/Владимир Васильев

(Казан, 18 февраль, "Татар-информ"). Көндезге һәм төнге температура тирбәлгән чорда бозга чыгу бик куркыныч. Әмма күп кенә кешеләр саклык чараларын санга сукмый һәм уалучан бозга чыга, шуның белән гомерләрен куркыныч астына куя. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын иминлек кагыйдәләрен истә тотарга чакыра. Бу хакта ведомствоның сайтында хәбәр ителә.

Елга тамагында һәм елгаларда боз ныклыгы кими. Агым тиз булган, агынты сулар ага торган урыннарда, шулай ук агач, куаклар һәм камыш яннарындагы су үсемлекләре үсә торган районнарда боз юка була.

Һава температурасы 0 градустан югары торса, бозның ныклыгы 25 процентка кими. Бозның ныклыгын карап билгеләргә була: зәңгәр төстәге боз – нык, ак төстәге бозның ныклыгы 2 тапкыр кимрәк, соры, тонык яки сары төсмерле боз ышанычлы түгел.

Салкын суга боз астына төшеп киткәндә, паникага бирелмәгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, туры сулагыз. Кулларыгызны читкә борыгыз һәм тәнегезне агым юнәлеше буенча горизонталь юнәлтеп, боз кырыена ябышырга тырышыгыз. Боз читенә күкрәк белән сак кына таяныгыз аннары бозга аякларны куярга тырышыгыз. Әкрен генә килгән юл белән ярга таба менегез. Килгән урында боз ныклыгы сыналган инде.

Ярдәм кирәк чакта озын таяк, такта, колга яки бау табыгыз. Шарфларны, каеш яки кием-салымны бергә бәйләргә була. Шул ук вакытта аякларны киң куеп, коткару чараларын алга этеп барып, таба сак хәрәкәт итәргә кирәк. Суда булган кешедән берничә метрда тукталыгыз, аңа бау, кием очын ташлагыз, таяк яки колга бирегез. Зыян күрүчене бозга сак чыгарыгыз һәм шуышып барып, куркыныч зона табыгыз. Шул урыннан чыгыгыз.

Зыян күрүчене җылы урынга илтегез. Аңа ярдәм күрсәтегез: юеш киемен салдырыгыз, спиртта яки аракыда чылатылган тукыма яки кул белән тәнен ышкыгыз (тән кызарганчы), кайнар чәй бирегез. Беркайчан да зыян күрүчегә алкогольле эчемлекләр бирмәгез – мондый очракларда бу үлемгә китерергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100