news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Баулы пилмәне Fest» район конкурсында җиңүче ачыкланды

Покровский-Урустамак авылы мәдәният йортында «Баулы пилмәне Fest» район конкурсы узды.

 «Баулы пилмәне Fest» район конкурсында җиңүче ачыкланды
http://bavly-tat.ru

(Баулы, 18 февраль, «Татар-информ», «Баулы-информ»). Баулы районының Покровский-Урустамак авылы мәдәният йортында «Баулы пилмәне Fest» район конкурсы узды. Бу хакта Баулы мәдәният бүлеге «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.

Конкурста Измайлово, Николашкино, Удмурт Ташлы, Покровский Урустамак командалары катнашты. Командалар механик иттарткычларны сүтү һәм җыю, камыр әзерләү, пилмән ясау бәйгеләрендә көч сынашты.

Анда хуҗабикәләр чия, эремчек, бәрәңге, кабак, гөмбә, суган, йомырка, балык кебек төрле эчлекле пилмәннәр тәкъдим итте.

Николашкино авылы командасы конкурста җиңүче булды. Команданың һәр катнашучысына диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Чарада барлык тамашачылар катнашучылар конкурс барышында әзерләнгән пилмәнне татып карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100