news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан сатиригы Марсель Сәлимов: Татар-башкорт дуслыгы - көндәлек яшәү шарты

Язучы Марсель Сәлимовның иҗат кичәсендә яңа китабы тәкъдим ителде.

Башкортстан сатиригы Марсель Сәлимов: Татар-башкорт дуслыгы - көндәлек яшәү шарты
Владимир Васильев

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Шагыйрь, язучы-сатирик Марсель Сәлимов фәкать татар һәм башкортларның дуслыгы яклы. Бу турыда язучы халыклар дуслыгы йортында үткән «Чорына күрә җыры» исемле китабының презентациясендә әйтте.

Кичәне халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов ачып җибәрде. Роберт Миңнуллин һәм Рәдиф Гаташ сатирик турында җылы сүзләр әйттеләр. Автор үзенең берничә шигырен тамашачыга тәкъдим итте. Кичәне татар һәм башкорт биюләре бизәде.

«Һәр кеше үз милләтен, телен яратырга тиеш. Ләкин башкаларны түбәнсетергә ярамый. Башкортларны яратмаган татарларны, татарларны яратмаган башкортларны яратмыйм мин. Минем урыным ике халык арасында дуслык булган җирдә. Мин үзем башкорт, ә хатыным - татар. 

«Әсәрләремдә җиңел юмор гына түгел, монда авыр сатира да бар хәтта. Гражданлык сатирасы, социаль мәсьәләләрне күтәрми мөмкин түгел. Үзеннән-үзе килеп чыга ул», — ди сатирик Марсель Сәлимов.


Марсель Салимов — шагыйрь, язучы-сатирик, публицист, тәрҗемәче. Башкортстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре. Россия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100