news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән егете эшче һөнәрләр чемпионатында бүләкләнде

Казан дәүләт аграр университетының өченче курс студенты Марсель Әхмәтвәлиев икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

(Чирмешән, 18 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Казан дәүләт аграр университетының өченче курс студенты Марсель Әхмәтвәлиев “Яшь һөнәр осталары” (WorldSkills) төбәк чемпионатында катнашып, икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.

Анда Марсель Габдерәхим улы авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү бәйгесендә сыналган, тракторларның клапаннарын, сабаннарны, пресс-подборщиклары көйләп күрсәткән, ягулык системасын, комбайннар төзәтүдә осталыгын дәлилләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot