^Р.Фәхретдингә багышланган педагогик укулар

^Р.Фәхретдингә багышланган педагогик укулар

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Дания Моисеева). Кичә Яшел Үзән районындагы Осиново бистәсенең татар гимназиясендә Ризаэддин Фәхретдингә багышланган педагогик укулар үткәрелде. Анда Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, шулай ук Яшел Үзән районы мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, галимнәр һәм укытучылар катнашты.

Гимназиядә Р.Фәхретдингә багышланган стендлар һәм аның әсәрләреннән төзелгән күргәзмә әзерләнгән иде. Бөек мәгърифәтченең тәрбияви әсәрләреннән укучыларның диктантлар җыентыгы да тупланган биредә. Гимназия балалары шулай ук Р.Фәхретдиннең әсәрләреннән сәхнәләштерелгән өзекләр дә күрсәтте.

Педагогик укуларда гимназия укучылары, ата-аналар һәм Казан галимнәре чыгышлары булды.