news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Ибраһимов: Минтимер Шәймиев Президент булганда халыкның хәленә керә белде

«Аның авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәдәният өлкәләрдәге эшчәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан Россиядә алдынгы урынын саклап кала алды», — диде җырчы.

Ренат Ибраһимов: Минтимер Шәймиев Президент булганда халыкның хәленә керә белде
Рамил Гали/архив

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). РСФСРның халык артисты, Тукай премиясе иясе, җырчы Ренат Ибраһимов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкче вазифасында булганда да гади халыкның хәленә керә белеп эш итте дип саный.

«Минтимер Шәрипович турында башкарган эшләреннән чыгып та фикер йөртеп була. Ул гап-гади авыл егете, әмма җитәкче булганда да зирәклекне югалтмады. Һәр кешенең үз урынын билгели алды», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Җырчы Беренче Президентны киңкырлы шәхес дип атады. «Татарстан аның уңышлары белән горурлана: аның авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәдәният һ.б. өлкәләрдәге эшчәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан Россиядә алдынгы урынын саклап кала алды», — диде ул.

«Халкыбыз алдында олы вазифаны башкарды. Кирәкле вакытта кирәкле урында җитәкчелек итте», — диде Ренат Ибраһимов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100