news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Минтимер Шәймиев ярдәме белән Игенчеләр сарае ничек төзелгәнен әйтте

«Минтимер Шәймиев бу бинаның игенчеләр өчен һәйкәл булырга тиеш, диде», — дип искә алды Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Марат Әхмәтов Минтимер Шәймиев ярдәме белән Игенчеләр сарае ничек төзелгәнен әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Татар-информ» хәбәрчесенә Казанда Игенчеләр сарае төзелү тарихын сөйләде. Аның урынын республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән булган.

«2000 еллар уртасында Кремль территориясеннән акрынлап министрлык-ведомство, учреждениеләрне чыгара башладылар. Авыл хуҗалыгы министрлыгы өчен офислы бина төзү теләгем бар иде. „Сине беркем кумый, күпме кирәк, шулкадәр мәйданны ал“, — диде башта Минтимер Шәрипович. Ә мин „сез дә мелиорация министры булып эшләдегез, Кремль территориясендә утыра алыр идегез, сез бит бина төзегәнсез, әйдәгез, Авыл хуҗалыгы министрлыгы өчен дә төзик“ дидем», — дип искә алды Марат Әхмәтов.

Ул Кремльдәге кабинет тәрәзәсеннән Шәймиевнең хәзерге Игенчеләр сарае урынын төртеп күрсәткәнен әйтте. Бу вакытта Алексей Гордеев (2000-2004 елларда РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары — авыл хуҗалыгы министры — Т.И. искәрмәсе) та килгән булган.

«Ул бушлыкны, ташландык чүплек диярлек урынны күрсәтте. Анда ике черек агач йорт, куаклык, сазлык… „Минтимер Шәрипович, сез көләсезме әллә?“ дим. Ничек анда бина төзеп булганын күз алдына китермәдем. „Син әле миңа рәхмәт әйтәчәксең“ диде», — дип сөйләде Марат Әхмәтов. Шулай итеп, урын әзерләнгән, конкурс игълан ителгән.

«Эскиз проектлары бәйгесендә алты катнашучы. Минтимер Шәрипович шушы проектка тукталды, Рөстәм Нургалиевич та аны хуплады. „Минтимер Шәрипович, безгә офислы бина кирәк, нәрсәгә инде мондый бина“ дим. Ә ул миңа „синең өчен төземибез, бу бина игенчеләр өчен һәйкәл булырга тиеш“ диде. Менә шуннан Игенчеләр сарае калкып чыкты. Урыны бик уңышлы килеп чыкты, гәрчә беренче карашка ул миңа ошамаган иде», — дип әйтте Марат Әхмәтов.

Ул Минтимер Шәймиевнең авыл хезмәтчәннәренә үзенә бер аерым караш белән яшәгәнен ассызыклады. «Үзе дә авыл җиреннән, әтисе колхоз рәисе булган. Үзе дә шушы юлны узган кеше бит ул: машина-трактор станциясе баш инженерыннан директорга кадәр, партия өлкә комитеты, мелиорация җитәкчесе, Хөкүмәт рәисе урынбасары, Хөкүмәт рәисе, беренче секретарь, Югары Совет рәисе, Татарстан Президенты. Бөтен шушы мәктәп — җитәкче өчен җитди багаж», — диде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100