news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Вәлиуллин: Телне саклар өчен мәгариф системасы да булу зарур

Бөтендөнья татар конгрессы сайтында Римзил Вәлиев һәм Ренат Вәлиуллин милли тормыш, татар теле турында сөйләшә.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин татар телен саклау өчен мәгариф системасы да булырга тиеш дип саный. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең урынбасары Римзил Вәлиев белән әңгәмәсендә әйткән.

«Татар телен гаиләдә саклап калып була, әмма мәктәп, мәгариф системасыз аны тулысынча эшләү мөмкин түгел. Телне гаиләдә генә өйрәтеп бала дөрес яза алмаячак. Бөек шагыйрьләр тумаячак», — ди Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле.

Римзил Вәлиев фикеренчә, татар телен саклауны гаиләдән башлап, мәктәп һәм мохиттә дәвам итәргә кирәк.

«Менә шушы без сезнең белән сөйләшкән кечкенә генә милли төркемнәр, оешмалар, үзәкләр мохитнең башы булып торалар һәм алар милли халәтнең үсешенә китерә ала, минемчә. Бу глобализация чорын үзебезнең файдага кулланырга кирәк», — ди Ренат Вәлиуллин.

«2021 елда татар яшәгән һәр урында, һәр почмакта милли үзәк булсын һәм татарлар татарча яшәргә тырышсын дигән тәкъдим кертү урынлы булыр», — диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең урынбасары Римзил Вәлиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100