news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә TikTok буенча курслар ачылачак

Курска язылучылар бер айда TikTok тагы профильне алга этәрүнең барлык нечкәлекләрен беләчәк.

Әлмәттә TikTok буенча курслар ачылачак
«Знамя труда» газетасы

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлмәттә TikTok буенча бушлай курслар ачылачак, дәресләргә үз аккаунтларын үстерергә теләгән кешеләр чакырыла. Бу турыда «Знамя труда» газетасы хәбәр итә.

Курска язылучылар бер айда TikTok тагы профильне алга этәрүнең барлык нечкәлекләрен беләчәк. Курс педагоглары тәкъдим ителә торган видеоның сере нәрсәдә икәнен сөйләячәк, ни өчен видеоны һәм каналларны блок куялар һәм моны ничек булдырмаска дигән сорауларга җавап бирәчәк.

Әлмәттә яшәүчеләр TikTok ның барлык техник нечкәлекләрен, TikTok тагы видеороликлар һәм башка кушымталар монтажын өйрәнә алачак.

Шулай ук курсның барлык тыңлаучылары TikTok аша үз «Инстаграм»ын ничек этәрергә һәм үз аккаунтын монетизацияләргә икәнен беләчәк. Шулай ук катнашучылар бергә яңа трендлы видеороликлар яздырачак, командаларда эшләячәк һәм популяр булачак.

Курс 20 гыйнварда башлана һәм бер ай дәвам итә. Укулар атнага ике тапкыр узачак. Курсларга язылу өчен «Контакт» яшьләр киңлегендә анкета тутырырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100