news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск рәссамы көнкүреш калдыкларыннан үзенчәлекле сын ясаган

Күптән түгел останы Татарстан Рәссамнар берләшмәсенә алганнар.

Лениногорск  рәссамы көнкүреш калдыкларыннан үзенчәлекле сын ясаган
«Заман сулышы»

(Лениногорск, 18 гыйнвар, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Күптән түгел Лениногорскиның бер урамында роботка охшаган, гадәти булмаган сын барлыкка килде. Аны җирле рәссам Евгений Завитневич көнкүреш калдыкларыннан җыйган.

«Заман сулышы» газетасы хәбәр иткәнчә, җирле талант иясе Евгений Завитневич аңа яратып, Робингоша дип исем кушкан. Роботны ясау өчен гап-гади көнкүреш калдыклары — тузан суырткыч, кер юу машинасы, принтерларның төрле частьлары кулланылган. Урамда очраган төрле-төрле детальләр дә әлеге сында үзенә урын тапкан.

Рәссамга бу сынны ясау өчен айга якын вакыт кирәк булган. «Барлык фикерләр — элек укыган китаплардан, әкиятләрдән, караган фильмнардан», — ди ул.

Робингоша — әлбәттә авторның беренче иҗат җимеше түгел. Күп еллар Евгений Завитневич «Лениногорскнефть» идарәсендә рәссам-бизәүче булып эшләгән. Гомер буе ул төрле гадәти булмаган рәсемнәр, сыннар иҗат иткән. Күптән түгел останы Татарстан Рәссамнар берләшмәсенә алганнар.

Шәһәрнең аскы күлендә урнашкан маяк һәм пристань — шулай ук Евгений Завитневич иҗаты. Космос, галәмнәр темасы аеруча якын аңа. Киләчәктә рәссам берничә метрлы динозавр яки чит планета вәкиле сынын да тудырырга хыяллана. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100