news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин буран нәтиҗәләре турында: Безгә эшче куллар җитми

Шәһәрдә бураннан соң эш күләме арту сәбәпле, Казан хакимиятендә коммуналь хезмәткәрләрнең эш хакын күтәрү мәсьәләсен хәл итәчәкләр.

Илсур Метшин буран нәтиҗәләре турында: Безгә эшче куллар җитми
Владимир Васильев

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанда коммуналь хуҗалык тармагындагы төп проблемаларның берсе — эшче куллар җитмәү. Күптән түгел дулаган буран вакытында коммуналь хезмәткәрләргә булган кытлык үзен аеруча нык сиздерде, дип аңлатты Казан мэры Илсур Метшин шәһәр башкарма комитетында киңәшмәсендә.

Ильсур Метшин коммуналь хезмәтләрне кадрлар белән тәэмин итүнең мөһим булуын әйтте. «Хәзерге вакытта төп мәсьәлә — эшче куллар җитмәү. Бүген бездә 700 эшче бар. Норматив буенча безгә 1,5 мең кеше таләп ителә. Шунлыктан тиешле финанслар бүлеп бирү мәсьәләсен хәл итәчәкбез», — диде шәһәр башлыгы.

Казан шәһәренең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев Куляжев эшче кадрларга кытлык әлеге өлкәдәге төп проблемаларның берсе булуын ассызыклады. Гарасат нәтиҗәләрен бетерү өчен, Казан коммуналь хезмәтләре эшне максималь активлаштырганын әйтте.

«Бүгенге көндә тармакта шофер-механизаторларның уртача хезмәт хакы 34 мең сум тәшкил итсә, төзелеш тармагында ул 50 меңнән дә артып китә. Мондый хезмәт хакы белән без җитәрлек санда механизаторлар җәлеп итә алмыйбыз», — дип искәртте Игорь Куляжев.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 15-16 гыйнварда республикада айлык норманың өчтән ике өлеше күләмендә кар яуган. Ел башыннан алып әлеге күрсәткеч гыйнвардагы гадәти күрсәткечкә карата 156 процент тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100