news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чыршыны сүтү сәбәпле, Казанның «Черек күл» паркындагы шугалак вакытлыча ябылачак

Чыршыны сүтү белән беррәттән, бозда хоккей тартмачыгы урнаштыру эшләре дә алып барылачак.

Чыршыны сүтү сәбәпле, Казанның «Черек күл» паркындагы шугалак вакытлыча ябылачак

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген, 18 гыйнварда, Яңа ел чыршысын сүтү сәбәпле, Казанның «Черек күл» паркындагы шугалак вакытлыча ябылачак. Парклар һәм скверлар дирекциясе Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итә.

«Чыршыны сүткән вакытта шугалак ябылачак. Паркта махсус техника эшләячәк, вакытлыча кертелгән чикләүләргә аңлап каравыгызны сорыйбыз», - дип искәртә дирекциянең матбугат хезмәте.

Чыршыны сүтү белән беррәттән, бозда хоккей тартмачыгы урнаштыру эшләре дә алып барылачак. Теләгән һәркем биредә бушлай хоккей уйный алачак.

«Черек күл»дәге шугалак инде иртәгә үк, 19 гыйнварда эшли башлый. Хоккей тартмачыгы, тимераякларны прокатка бирү пункты һәм шугалак кебек үк, эш көннәрендә – 12.00-22.00, ял көннәрендә 10.00-23.00 сәгатьләрдә эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100