420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөгелмә районының Сугышлы авыл клубында — Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллин йорт-музеенда Иске Исаково башлангыч мәктәбе укучылары өчен «Батырлыгың үлемсез» дигән тематик экскурсия үткәрелде. Бу хакта «Бөгелмә газетасы» яза.
Чарада балалар экскурсоводы геройның үлемсез батырлыгы турында сөйләде.
Айгөл Сәлимҗанова — Газинур Гафиатуллинның энесенең оныкчыгы сыйныфташлары өчен «Березка-обелиск» дигән шигырь укыды, ә Иске Исаково авыл мәдәният йорты мөдире сугыш елларында аның туганнары язган фронт хатларын күрсәткән.
Экскурсиядән соң балалар Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин сынына чәчәкләр салды.