news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Казанда аерылышучылар саны кимегән

Узган елда аерлышу турында 4 меңгә якын акт теркәлгән, бу 2019 елга караганда 18 процентка кимрәк.

2020 елда Казанда аерылышучылар саны кимегән
Илнар Төхбәтов

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). 2020 елда Казанда, коронавируска бәйле чикләүләр кертелү сәбәпле, аерылышучылар саны кимегән.

«Узган елда аерылышу турында 3,9 мең акт теркәлгән, бу 2019 елгы күрсәткечләргә караганда 18 процентка кимрәк», — диде ЗАГС идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.

Шул ук вакытта, узган ел нәтиҗәләре буенча 8,3 мең никах теркәлгән. 2019 елдагы кебек үк, 25 яшьтән алып 34 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар ЗАГСта үз мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән.

«Соңгы 11 ел эчендә Идел буе федераль округының халкы бер миллионнан арткан шәһәрләрендәге никахлар һәм аерылышучылар санын чагыштырып карасак, Казан аерылышуга бәйле статистикада иң яхшы күрсәткечне саклый», — дип искәртте спикер.

Татарстанда 2020 елның 28 мартыннан 12 майга кадәр махсус эпидемиологик режим гамәлдә булган чорда, ЗАГС органнарында кеше үлү, бала тууны һәм гадәттән тыш очракларда, бары тик кияү һәм кәләш катнашында гына никахны рәсмиләштерүдән тыш, барлык гражданлык хәле актларын теркәү туктатылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100