news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада “Алтын сандык” иҗат мәктәбе ачылды

Дәресләр бушлай үткәрелә.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). 17 гыйнварда Самарада милли һөнәрләр остасы Гөлнара Насыйрованың “Алтын сандык” гамәли иҗат мәктәбе рәсми төстә эшли башлады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәктәп ачыгач, кул эшләре остасы беренче дәресне үткәрде. Дәресләрдә катнашучыларга милли бизәнү әйберләре ясарга өйрәтелде.

Гөлнара Насыйрова яшьләр арасында популяр булган брошка модельләре турында сөйләде. Шулай ук бу өлкәдә уңышларга ирешкән укучысы Алсу Насыйрованың эш үрнәкләрен күрсәтте.

Дәресләр бушлай үткәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot