ТР Социаль яклау министрлыгы наркотикларга каршы кисәтү программалары конкурсы игълан итте

Татарстанда социаль хезмәт күрсәтү белгечләре һәм учреждениеләре арасында наркотикларга каршы кисәтү программалары конкурсы игълан ителде
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы социаль хезмәт күрсәтү белгечләре һәм учреждениеләре арасында наркотикларга каршы кисәтү программалары конкурсы игълан итте, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
“Наркотикларның куркыныч афәткә әйләнүен беркемгә дә аңлатып тору кирәкми, - дип сөйли ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Эльмира Маврина. – Бу чир тамырларын тирән җибәрде һәм бирешергә теләми. Ул кешеләр язмышын җимерә, ата-аналардан балаларын тартып ала, җәмгыятькә җитди яный. Көндәлек системалы эш кенә бу афәткә каршы көрәшнең нәтиҗәсе булачак. Биредә исә наркотикларга каршы программалар мөһим роль уйный. Безнең конкурсның максаты – наркотизацияне кисәтү өлкәсендә комплекслы, системалы эш оештыру, социаль яктан куркыныч хәлдә калган гаиләләр белән кисәтү эшен активлаштыру, бу өлкәдә тупланган инновацион тәҗрибәне тарату. Агымдагы ел Россиядә Гаилә елы дип игълан итте һәм без бу очрактан сәламәт яшәү рәвеше пропагандасын, шул исәптән алкоголь, тәмәке тарту, наркотиклардан баш тартуны мөһим дип саныйбыз”.
Әлеге бәйге кысаларында конкрет тематик юнәлешләр билгеләнгән. Барыннан да элек, Эльмира Маврина сүзләренә караганда, тәкъдим ителгән программа сәламәт яшәү рәвешен сайлауны билгеләүче позитив сыйфатлар, психоактив матдәләрне татып карауга тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән. Конкурста катнашучылар халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә балигъ булмаганнарның наркотикларга бәйлелеген кисәтү, наркотиклар кулланудан тукталган кешеләрне социаль-психологик реабилитациясе, наркотик кулланучылар белән яшәүче гаилә әгъзаларына социаль-психологик ярдәм буенча проектларын тәкъдим итә ала. Конкурс комиссиясе шулай ук гаилә клублары эшен оештыру, сукбайлык һәм наркоманияне кисәтүдә социаль хезмәтләрнең, иҗтимагый оешмаларның, волонтерлык хәрәкәтләренең багланышларын җайга салу буенча программалар көтә.
Җиңүчеләрне билгеләүче критерийларга килгәндә, беренче чиратта, программаның актуальлеге һәм гамәли әһәмияте исәпкә алына. Материалны биргәндә бөтенлеге, системалылыгы, эзлеклелеге бик мөһим. Программа кешеләрнең яшь үзенчәлекләрен исәпкә алырга тиеш. Конкурс комиссиясе бу өлкәдә тәҗрибә тупланган булуына да игътибар итәчәк.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү чарала эшләнгән. Бәйгенең грант фонды 200 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш, югары нәтиҗәләргә ирешкән программа авторлары кыйммәтле бүләкләр – компьютер, офис һәм башка техника алачак.