Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: «Бурычлы предприятиеләргә җитди чаралар күреләчәк»
Предприятие-оешмаларның пенсия фонды алдында иминият взнослары буенча 1 млрд. 465 млн. сум бурычы бар
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). РФ Пенсия фонды Татарстан бүлеге Советының бүгенге утырышанда мәҗбүри пенсия иминияте өчен социаль иминият взнослары җыю белән бәйле проблема күтәрелде. Белгәнебезчә, Пенсия фонды мәҗбүри пенсия иминияте буенча төп иминиятләштерүче. Татарстан бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов сүзләренә караганда, узган елның шул чоры белән чагыштырганда предприятие-оешмаларның иминият взнослары буенча бурычлары 218 млн. сумга киметелгән. Бу ел башына бурыч 1 млрд. 465 млн. сум тәшкил итә. Ел нәтиҗәләре буенча, республиканың 31 шәһәр-районында бурычлар сизелерлек кимегән. Уңай якка иң зур үзгәреш Чаллы, Әлмәт, Менделеевcки, Чистай шәһәрләрендә күзәтелгән. Шул ук вакытта Чүпрәле, Кукмара, Биектау һәм Казанның Авиатөзелеш районында бурычларның нык артуы күзәтелә. «Бурычлы оешма-предриятеләрнең 88 үз вакытында һәм тулысынча финансланучы бюджет учреждениеләре булуы аеруча кызганыч», – ди Марсель Имамов. Ул ТР Финанс министрлыгына бюджет оешмаларының пенсия фондына бурычларын каплауда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән.
Пенсия фонды бүлеге салым органнары белән берлектә 2007 ел дәвамында түләү вакыты чыккан бурычларны суд аша, судтан тыш кайтару буенча чаралар күргән. Барлык бурычлы предприятиеләргә үз ирекләре белән түләргә чакырып мөрәҗәгатьләр юлланган. Мондый бурычларның гомуми күләме 815 млн. сум булса, нәтиҗәдә шуның 259 млн. сумын кайтаруга ирешкән. Үз ирекләре белән бурычларын кайтарырга теләмәгән предприятиеләр буенча материаллар суд приставлары хезмәтенә, судларга юлланган. Кузгатылган җинаять эшләренә дә карамастан, бу күрсәткеч буенча Татарстан гомумроссия күрсәткеченнән калыша. Мондый мәҗбүриләп җаваплылыкка тарту нәтиҗәсендә әлегә эш җитми. Көчләрне берләштерергә кирәк. Бурычларны кайтаруда әлегә теләгән нәтиҗәләр китерми. Марсель Имамов бу проблеманы хәл итүдә барлык җаваплы структураларның конструктив эшчәнлеген арттыру кирәк, дигән фикердә. Ул шулай ук бурчыларны кайтаруда яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе, аның территориаль бүлекләренең ярдәмгә килүен ассызыклады.
Пенсия фондына бурычлы предприятиеләрнең 50 проценты бөлгенлеккә чыгу алдында торган яки калган предприятиеләр. Рөстәм Миңнеханов үз чыгышанда пенсия иминиятенә кертемнәрне вакытында башкармаган предприятиеләргә җитди чаралар күрү кирәклегенә басым ясады. Аның фикеренчә, бурычларга бармак аша караучы предприятиеләрне закупкалар системасында катнашудан мәхрүм итү бик файдалы булачак. «Предприятиеләрне банкротка чыгарган җитәкчеләрне, арбитраж идарәчеләрнең мәгълүматларын махсус реестрга туплау да зарур. Бу аларга башка предприятиеләргә килү өчен юлны ябачак», – ди Хөкүмәт башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз