^Татарстанда көчле салкыннар төзелеш эшләренең темпларына йогынты ясады

^Татарстанда көчле салкыннар төзелеш эшләренең темпларына йогынты ясады

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Игорь Черепанов). Көчле салкыннар Татарстанда төзелеш эшләренә йогынты ясады. “Татар-информ” агентлыгына ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, төзүчеләр ачык мәйданнардан бина эчләренә күчәргә мәҗбүр булган. Республикада һава шартлары начарлану сәбәпле, вакытлыча монтаж, бетон һәм таш эшләре туктатылган. Эшләрнең туктап торуы түбән температурада кешеләрне кайгырту һәм технологик чикләнүләр белән аңлатыла.