news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Бауман урамында «Китап club» рестораны эшли башлады

«Ресторан иҗат әһелләре һәм барлык татар дөньясы өчен җәлеп итү урыны булып торыр», — диде Айдар Сәлимгәрәев.

Казанның Бауман урамында «Китап club» рестораны эшли башлады
Михаил Захаров

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанның Бауман урамы 19 йортында «Китап club» рестораны ачылды. Теләгән һәр кеше ресторанга кереп, китап укый ала.

«Бу урын тарихи бина, элекке Матбугат йортында күп еллар дәвамында әдәбият сөючеләр, газета, журнал редакцияләре хезмәткәрләре һәм татар зыялылары җыелган. Хәзер бинаның беренче катында кечкенә генә кибет булса да, китап рухы җитеп бетми иде. Ресторанда китап укый алу — зур уңыш», — диде «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Аның әйтүенчә, «Китап club» иҗат әһелләренә очрашу урыны да булып тора алачак. «Ресторан иҗат әһелләре һәм барлык татар дөньясы өчен җәлеп итү урыны булып торыр дип ышанам», — ди ул.

«Ногай» комплексы директоры Виталий Большаков сүзләренчә, Матбугат йорты бинасын төзекләндергәндә алар XX гасырда булган мохитне саклап калырга тырышканнар. «Матбугат йортын кунакханә итеп ясауның үзенең авырлыгы булды. Шулай да, без китап кибете өчен дә, китап рухы булган ресторан өчен дә урын таптык. Бишенче катта Габдулла Тукай иҗат клубын яңарттык», — диде ул.

«Әдәби кафе» ачылуга төгәл бер ел булды. Ул шулкадәр танылды ки, матбугат, китап укучыларның яраткан урынына әйләнде. «Китап club» рестораны да «Әдәби кафе»дан бер дә ким булмас дип уйлыйм. Балачакта монда килеп китаплар сатып алганым әле дә хәтердә», — диде Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Газинур Морат «Китап club» рестораны ачылу белән тарихи гаделлек торгызылды дип саный. «Бу бина элекке рәвешендә булмас, һәр заманның үз ихтыяҗы. Бу йортка халыкның эзе суынган иде», — диде ул.

«Китап club» ресторанында барлыгы 500дән артык төрле китап бар. Ресторанга килгән кеше теләгән һәр китапны алып, укып утыра ала. Ошаган китапны ресторан хезмәткәренә әйтеп сатып алып була. Китаплардан тыш, биредә «Татмедиа» редакциясендә нәшер ителгән журналлар, татарча открыткалар, календарьләр сатып алырга мөмкин.

«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон Матбугат йортын данлыклы бина булуын әйтте. «Татмедиа»да урнашкан редакцияләр, Татарстан Язучылар берлеге элек бу бинада эшләде. Беренче катында Казандагы иң зур китап кибете иде. Монда без студент вакыттан ук китап сатып алырга йөри идек. Җәй көне ресторан янында әдәбият, шигърият бәйрәмнәре булса тагын да әйбәт булыр иде», — диде ул.

Ресторан ачылу тантанасында кунакларга шеф-пешекче Илдар Камалиевның китап формасында пешерелгән тортын тәкъдим иттеләр.

«Китап club» рестораны — Татар китап нәшрияты, «Татмедиа» һәм «Ногай» кунакханә комплексының уртак проекты. Ресторан урнашкан бина элек — Матбугат йорты дип аталган һәм ул татар зыялыларын җәлеп итү үзәге булып торган.

«Китап club» ресторанында иҗат әһелләре белән очрашулар, китап тәкъдим итү чаралары һәм иҗади кичәләр үткәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100