news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин гаилә бәхетенең серен әйтте

Россия Президенты сүзләренчә, гаилә мөнәсәбәтләрендә дә, халыкара мөнәсәбәтләрдә дә нигездә мәхәббәт булырга тиеш.

Владимир Путин гаилә бәхетенең серен әйтте
http://kremlin.ru

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Гаилә бәхетенең төп сере — мәхәббәт. Бу — универсаль төшенчә, ул гаиләгә дә, халыкара мөнәсәбәтләргә дә карый. Россия Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә шундый фикерен әйтте.

«Гаилә бәхетенең сере — мәхәббәт, бу турыда бөтен кеше белә. Ул гаилә мөнәсәбәтләрендә дә, халыклар арасында мөнәсәбәтләрдә дә нигез булырга тиеш», — диде Владимир Путин.

Моңа кадәр Владимир Путин Россия анимациясенә ярдәм итәргә һәм шулай итеп балаларда Туган илгә, якыннарга, табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк дип әйткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100