news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты: Җанисәп югары дәрәҗәдә узар дип ышанабыз

«Муниципаль хакимияткә җанисәпне уңышлы уздыру өчен шартлар тудыру буенча зур җаваплылык йөкләнә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты: Җанисәп югары дәрәҗәдә узар дип ышанабыз
tatarstan.ru

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елның апрелендә узачак Бөтенроссия халык санын алу әһәмиятле вакыйгаларның берсе булачак. «Җанисәп югары дәрәҗәдә узар дип ышанабыз», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында.

«Муниципаль хакимияткә җанисәпне уңышлы уздыру өчен шартлар тудыру буенча зур җаваплылык йөкләнә. Халык арасында кирәкле мәгълүмати-аңлату эшләре үткәрергә кирәк», — диде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot