news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада тагын бер яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырылды

«Татнефть» ГАҖ хезмәткәрләре үз фатир ачкычларын алды.

Түбән Камада тагын бер яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырылды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, 17 декабрьдә, Түбән Каманың 49нчы микрорайонында файдалануга тагын бер торак йорт тапшырылды. Ул Тынычлык проспекты, 96 адресы буенча урнашкан.  «Татнефть» ГАҖ хезмәткәрләре үз фатир ачкычларын алды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Йорт «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм  проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән.

Барлык фатирлар да чиста, алар сантехника, газ плитәсе, янгын сигналы, су, газ һәм электр энергиясен исәпләгечләр, җылылык көйләгечләре белән тәэмин ителгән.

Сүз уңаеннан, бу ел башыннан Түбән Камада төзелгән алтынчы социаль ипотека йорты. Моңа кадәр 49нчы микрорайонда Дәүләт торак фондыннан 600 фатирда өй туе узды.


news_right_1
news_right_2
news_bot