Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгъзам Гобәйдуллин кабат Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы рәисе итеп сайланды
«Минем өчен бу зур горурлык, мәртәбә һәм җаваплылык», — диде ул.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең яңа рәисе итеп кабат Әгъзам Гобәйдуллин сайланды. Бүген Казанда Муниципаль берәмлекләр советы XV съездында делегатлар аны ачык тавыш бирү юлы белән сайлады.
Совет рәисе вазифасына Әгъзам Гобәйдуллин кандидатурасын озайтуны сорап, Яшел Үзән районы Түбән Карамалы бистәсе башлыгы Юлия Некрасова мөрәҗәгать иткән иде.
Әгъзам Гобәйдуллин сүз алып, үзенә күрсәткән ышаныч өчен рәхмәтен белдерде. «Минем өчен бу зур горурлык, мәртәбә һәм җаваплылык», — диде. Җирле үзидарә органнары, Татарстан үсеше бәрабәренә нәтиҗәле эшчәнлеккә өметләнүен әйтте.
Ассоциациянең Уставы нигезендә, рәисне вәкаләтләреннән азат итү һәм яңа җитәкче сайлау съездда хәл ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз