Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта «Җылы аяклар» акциясендә ятим балаларга ярдәм күрсәтелгән
Ел саен үткәрелә торган «Җылы аяклар» акциясендә быел район буенча 17 мәктәп һәм балалар бакчасы катнашты
(Актаныш, 17 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Гөлчәчәк Фәрдиева). Актанышның 2нче санлы урта мәктәбе волонтерлары, районда «БлагоДарение» фонды белән элемтәдә торучы бердәнбер мәктәп. Аның мондый тыгыз эшчәнлек алып баруына 5 ел булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Фонд үткәргән барлык конкурс — акцияләрдә укытучылар, балалар һәм әти-әниләр теләп катнаша. Ел саен үткәрелә торган «Җылы аяклар» акциясендә быел район буенча 17 мәктәп һәм балалар бакчасы катнашты. 2нче урта мәктәптән 57 укучы катнашса, район буенча аның саны 255кә җитте.
Бу җыелган бәйләм әйберләренең барсы да мохтаҗ, картлар йортында калырга мәҗбүр булган, балалар йортында тәрбияләнүче нәниләргә барып ирешә. Катнашучыларны да игътибарсыз калдырмыйлар, истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшыралар.
Активистлар үз эшләрен танылган һәм югары игътибарга лаек дип санамый. Кулдан килгәнчә игелек кылу алга куелган изге бурычларның берсе икәнен алар күптән аңлый. Бу — теләсә кайсы сәламәт җәмгыятьнең асылы.
"Бер яктан, бу акция авыр тормыш юлында калган кешеләргә ярдәм итү булып торса, икенче яктан балаларда мәрхәмәтлелек, кешеләргә карата игътибарлылыкны тәрбияләү өчен дә бик яхшы. Шул ук вакытта балалар кул эшләре белән шөгыльләнү күнекмәләрен ныгыта. Укучыларыбыз өчен мәгънәле тәрбия чарасы да булып тора", — дип үз фикере белән уртаклашты 2 санлы урта мәктәп волонтерлары җитәкчесе Ләйсән Ибрагимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз