news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ягулык сыйфатын тикшерү айлыгында нормадан тайпылышлары булган АЗСлар билгеле

Татарстанның 401 АЗС һәм өч нефтебазасында 719 ягулык үрнәге алып тикшерелгән.

Ягулык сыйфатын тикшерү айлыгында нормадан тайпылышлары булган АЗСлар билгеле
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел 28 октябрьдән 28 ноябрьгә кадәр Татарстанда транспорт ягулыгы сыйфатын тикшерү айлыгы узган. Аның нәтиҗәләре буенча, аерым күрсәткечләр буенча ГОСТ таләпләренә һәм техник регламентка җавап бирми торган объектлар ачыкланган. Аларны бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта игълан иттеләр.

Дизель ягулыгы: Түбән Кама районы, Кама Аланы бистәсендә «ВаРус» компаниясенең 2 нче санлы АЗСында «Евро» маркалы (Е сорты) ягулыкта күкерт күбрәк булуы ачыкланган. «Бугульманефтепродукт» ҖЧҖ АЗС № 11 (Бөгелмә шәһәре, Җәлил урамы, 70) «Евро» маркалы (Е сорты) ягулыкта кабынып китү температурасы югарырак дип теркәлгән.

Шулай ук, «Фортуна» ҖЧҖ (Әлмәт шәһәре, Базовая, 7А), ИП Симухин Е. (Әлмәт, Монтаж урамы, 2/1), ИП Кузнецова И. (Чирмешән районы, Гагарин урамы, 27), «Лукойл-Уралнефтепродукт» ҖЧҖ (Яр Чаллы, Әлмәт тракты, АЗС№ 16111), «СМП-Нефтегаз» ААҖ (Әлмәт шәһәре, Базовая ур, 22), «Кулон» ЯАҖ (Балык Бистәсе районы, Янавыл авылы) АЗСларында да дизель ягулыгында нормадан тайпылышлар ачыкланган.

Бензин составында күкерт тиешледән артыграк булган АЗСлар түбәндәгеләр:

«АЗС Челны» оешмасы (АЗС№ 12, Мамадыш районы, М-7 трассасы, Мәскәү-Уфа 932), «Каматрансойл» ҖЧҖ (АЗС№ 17, Мамадыш шәһәре, Ленин урамы, 125), «Мир» ҖЧҖ (Тукай районы, Чаллы — Сарман юлының 8нче км), «Ал-Газ» ҖЧҖ (Чүпрәле районы, Алешкин Саплык авылы, Чабаксар — Ульяновск юлының 131нче км), «Транснефтепродукт» ҖЧҖ АЗС№ 4 (Менделеевск районы, Карманково авылы), «Технология ЛТД» ҖЧҖ АЗС№ 8 (Яр Чаллы, Техник урамы, 67), ИП Герасимов А. (Балык Бистәсе районы, Котлы Бүкәш авылы, Совет урамы, 2А).

Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев бүген норма буенча күкерт 1 килограммга 10 миллиграмм булырга тиешлеген әйтте.

Айлык барышында экспертлар Татарстанның 401 АЗС һәм өч нефтебазасында 719 ягулык үрнәген алган. Аларның 2,1 процентында, ягъни унбишендә нормадан тайпылыш ачыкланган. Былтыр бу күрсәткеч 4,3 процент дәрәҗәсендә булган. «Татарстан АЗСларында ягулыкның сыйфаты яхшыру күзәтелә», — ди Роберт Гыйләҗиев.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100