news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскиның балалар сәнгать мәктәбе укучысы Бөтенроссия конкурсында җиңде

Ул 100 000 сумлык сертификатка ия булды.

Лениногорскиның балалар сәнгать мәктәбе укучысы Бөтенроссия конкурсында җиңде
zamansulyshy.ru

(Лениногорск, 17 декабрь. «Татар-информ», «Заман сулышы»). Шушы көннәрдә Мәскәүдә «Леонардо» - «Выиграй путешествие своей мечты»… Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре исемнәре билгеле булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Крылов Матвей — Лениногорскиның М.Х. Хәертдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучысы (Укытучысы. Э.С. Толстова) 7-10 яшьлекләр төркемендә җиңүче булды һәм 100 000 сумлык сертификат иясе булды.

Аның Мәскәүгә беренче сәяхәт мотивлары буенча иҗади композициясе төбәк һәм бөтенроссия дәрәҗәсендә профессиональ жюри игътибарын яулады.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100