news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Россиядә 8 кыска эш атнасы көтелә

Кыскартылган эш атналары гыйнвар, февраль, март, апрель, май, июнь һәм ноябрь айларында планлаштырыла.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елда Россиядә 8 кыска эш атнасы көтелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Кыскартылган эш атналары гыйнвар, февраль, март, апрель, май, июнь һәм ноябрь айларында планлаштырыла. Яңа ел каникуллары төгәлләнгәннән соң эш атнасы ике көннән гыйбарәт булачак, алдагысы февраль ахырына туры киләчәк, анда дүрт көнлек эш атнасы (25-28 февраль) көтелә.

Моннан тыш, март аенда икенче эш атнасы да дүрт көннән генә торачак, шулай ук апрель ахырында 1 Майны бәйрәм итәр алдыннан эш атнасы бер көнгә кыскарак булачак.

Майда беренче эш атнасы ял көннәрен (шимбә, 4 гыйнвар һәм якшәмбе, 5 гыйнвар) күчерү хисабына 6сыннан 8 майга кадәр дәвам итәчәк, алдагы атна да Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү сәбәпле кыскарак булачак.

Тагын бер кыска эш атнасы Россия көнен бәйрәм итү аркасында июнь аена туры киләчәк. Алдагы кыска эш атнасы ноябрьдә көтелә, анда 2 һәм 3 ноябрь, шуннан соң 5 һәм 6 ноябрь эш көннәре булачак.

2020 елда беренче эш көне пәнҗешәмбегә, 9 гыйнварга туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100