news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңа ел каникулларының күпме дәвам итәчәге билгеле булды

Киләсе яңа ел каникуллары 10 көн дәвам итәчәк.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел Татарстан халкы өчен яңа ел каникуллары 10 көн дәвам итәчәк. Бу РФ Хөкүмәте һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында бастырылган документлардан күренә.

Элегрәк Премьер-министр Михаил Мишустин 2021 елның 31 декабре ял көне булачак, дигән карарны имзалаган иде. Тиешле документ Хөкүмәт сайтында урнаштырылган. Анда 2 һәм 3 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килү сәбәпле, аларны 5 ноябрьдәге җомга көнгә һәм 31 декабрьдәге җомга көненә күчерү турында карар кабул ителде, диелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100