Юллама белән укыган табиб-студентлар Әлмәткә кайтудан баш тарткан

Алар белән сөйләшүләр алып барыла.

(Әлмәт, 17 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Юллама белән Казан медицина университетына җибәрелгән 6 студент Әлмәт медицина учреждениеләренә кайтудан баш тарткан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Алар белән өстәмә әңгәмәләр алып барабыз», — диде район башлыгы Тимур Нагуманов.

Шулай ук башка ординаторлар тырышып үз туган шәһәрләрендә хезмәт итәләр, осталыкларын арттыралар, дип тә белдерде ул.