news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өч меңнән артык ятим бала торакка дәгъва итә ала

Быел 600 кеше фатир ала.

Татарстанда өч меңнән артык ятим бала торакка дәгъва итә ала
архив/Илнар Төхбәтов

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда өч меңнән артык ятим баланың торак алырга хокукы бар. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.

Ул ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм ятим балаларның торак фондыннан найм килешүе буенча фатирга хокуклы булуын искәртте. «Хәзер бездә 14 яшьтән олырак шундый 3101 бала бар, шул яшьтән гаризалар кабул ителә башлый», — диде.

Алсу Әсәдуллина әйтүенчә, 1 гыйнвардан 1566 ятим баланың торак алуга хокукы бар. Быел 600 кеше фатир ала. «301 баланың кулында ачкычлары бар. 500 бала өчен фатир сайланган. Соңгы ай ярымда барлык 600 фатир файдалануга тапшырылачак», — диде министр урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot