news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәрия Сабурская: Сәламәт булмау сәбәпле бала тудыра алмаган гаиләгә ярдәм кирәк

Табигый юл белән балага уза алмаган хатын-кызлар ЭКО алымын файдалана һәм бу шактый чыгымлы эш, ди Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

Сәрия Сабурская: Сәламәт булмау сәбәпле бала тудыра алмаган гаиләгә ярдәм кирәк
архив/Солтан Исхаков

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бала тудырырга теләге булган, ләкин сәламәтлеге аркасында балалы була алмаган гаиләләргә ярдәм мөмкинлеген карарга кирәк. Бу фикерен Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская җиткерде.

Сабурская табигый юл белән балага уза алмаган хатын-кызларның ЭКО алымын файдалануын, моңа шактый күп акча кирәк булуын искәртте.  

«Бер тапкыр ЭКО үткәрүдән кала, бу юнәлештә бүтән ярдәм юк. Ә ЭКО беренче тапкырдан ук уңышлы булмаска да мөмкин. Моның аркасында бик күп гаиләләр тилмерә, чөнки зур күләмдә акча сарыф итәргә туры килә. Саулыклары аркасында бала алып кайта алмаган гаиләләргә ярдәм мөмкинлеген карауны сорар идем», — диде Сәрия Сабурская.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100