Ир белән хатын, фатирларын сату өчен, улларының бер миллион сум бурычын түләгән

Чаллыда яшәүче, даими эш урыны булмаган 34 яшьлек ир-ат ике никахтан туган өч баласына ярдәм итмәгән һәм приставлардан качып йөргән.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче өлкән яшьтәге ир белән хатын, фатирларын сату өчен, улларының алимент буенча бер миллион сум күләмендәге бурычын түләгән. Шул хактагы мәгълүмат Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе рәсми сайтында дөнья күргән.

Чаллыда яшәүче 34 яшьлек ир-ат ике никахтан туган өч баласына алимент түләргә тиеш булган. Әмма ир-ат сабыйларга ярдәм күрсәтмәгән, эшкә урнашмаган һәм өенә кайтмаган. Нәтиҗәдә, приставлар аның күчемсез милкенә арест салган, ә үзен эзләүгә биргән.

Күпмедер вакыттан соң приставларга алиментчының әти-әнисе килгән. Алар фатирларын сатарга карар кылган, әмма улларының бурычы җыелу аркасында моны эшли алмаган. Күчемсез милеккә салынган арестны алу өчен, ир белән хатын улларының алимент буенча бер миллион сум күләмендәге бурычын түләгән.