news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яңа юл билгеләре кертергә тәкъдим иттеләр

Яңа юл билгесе җәяүлеләрнең диагональ кичүен күрсәтәчәк.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә җәяүлеләр кичүе өчен яңа юл билгеләрен һәм җәяүле кичүне билгели торган яңа тамга кертергә тәкъдим иттеләр.

Транспорт һәм Эчке эшләр министрлыклары Россиядә электромобильләрнең заряд җыю урынын һәм диагональ җәяүлеләр кичүен билгеләү өчен яңа юл йөрү билгеләре һәм тамгалар кертергә тәкъдим итте. Бу хакта хөкүмәт карары проектына сылтама белән «РИА новости» хәбәр итә.

«Машина йөртүчеләргә сервис объектларында электромобильләр өчен заряд җыю урыннары турында хәбәр итү өчен 8.26 „Электромобильләр заряд җыю урыны“ дигән яңа өстәмә билге кертелә», — диелә әлеге документта.

Тагын бер яңа билге — 3.34 «Автобуслар йөрүе тыелган». Аңлатма язуы авторлары әлеге билгенең 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын кабул иткән шәһәрләрдә кертелүен искәртәләр. Әлеге юл билгесе маршрут һәм мәктәп автобусларына кагылмый.

Яңа юл билгесе җәяүлеләрнең диагональ кичүен күрсәтәчәк. Шулай ук, 3.1 «Керү тыелган» билгесен «Транспорт төрләре» һәм «Гамәлдә булу вакыты» тамгалары белән берләштерүне рөхсәт итү каралган.

Берничә юл билгесенең мәгънәсе төзәтеләчәк. 3.27 «Тукталыш тыелган» билгесенә аның мөмкинлеге зонасын 5.29 һәм 6.4 юл билгеләре өстәп киметергә телиләр. «Айның так санлы көннәрендә туктап тору тыелган» һәм «Айның җөп санлы көннәрендә туктап тору тыелган» билгеләренең интервалын 21-24кә кадәр арттырмакчылар.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100