news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә беренче тапкыр әтиләр көне билгеләп үтелә

Әтиләр көне бөтен ил буенча октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, 17 октябрьдә, Россиядә беренче тапкыр әтиләр көне билгеләп үтелә.

Әтиләр көне бөтен ил буенча октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Тиешле указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.

Документта бу көн «гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтинең әһәмиятен арттыру максатларында» билгеләнгән, диелә.

Моңа кадәр Әтиләр көне Россиянең 15 төбәгендә билгеләп үтелә иде.

Күпчелек башка дәүләтләрдә Әтиләр көне июнь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Беренче тапкыр бу дата АКШда 1910 елның 19 июнендә бәйрәм ителә. 1966 елдан илкүләм бәйрәмгә әйләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100