news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә балаларны чит илгә алып чыгуның яңа кагыйдәләре гамәлгә керде

Хәзер ата-аналар билгеле бер илне атап һәм вакытны күрсәтеп балаларына чит илгә чыгуны тыя ала.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә балаларны чит илгә алып чыгуның яңа кагыйдәләре гамәлгә керде.

Хәзер ата-аналар билгеле бер илне атап һәм вакытны күрсәтеп балаларына чит илгә чыгуны тыя ала. Эчке эшләр министрлыгы бу хакта әти яисә әни кешегә хәбәр итәчәк. Тиешле боерык 2021 елның 17 октябреннән үз көченә керә. Бу хакта РИА Новости яза.

Хәзер баласының чит илгә чыгуына риза булмаган ата, ана яки аның законлы вәкиле баланың билгеле бер илгә яисә гомумән чит илләргә, шулай ук баланың 18 яше тулганчы чыгуны тыямы икәнен күрсәтә ала. Элек гамәлдә булган кагыйдәләр нигезендә, мөрәҗәгать итүчеләр баланы алып чыгып булган илләрне һәм вакытны күрсәтә ала иде, ләкин киресенчә түгел.

Документ шулай ук чит илгә чыгуны тыя торган гаризаны кире алуны билгели. Ведомствоның элеккеге регламентында әлеге пункт булмаган. Чит илгә чыгуны тыя торган гаризаны кире алу өчен Эчке эшләр министрлыгының җирле бүлекчәсенә яисә гаризаны язган җиргә (гражданин Россиядә булмаса, илчелек яки консуллыкка) килергә кирәк.

Яңа кагыйдәләр буенча, баланы Россиядән чит илгә чыгуны тыйган законлы вәкиле баланы чит илгә Россия гражданы булган очракта гына алып чыга ала. Чит ил кешесе булса, бала илдән чыга алмаячак.

Элек гаризалар биш эш көнендә каралган булса, хәзер исә бу вакыт ике көнне тәшкил итә.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100