news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов республика халкын Әтиләр көне белән котлады

Бүген Россиядә беренче тапкыр илкүләм дәрәҗәдә Әтиләр көне билгеләп үтелә.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәр сәхифәләрендә — инстаграм һәм «ВКонтакте»да татарстанлыларны Әти көне белән котлады.

Татарстан Президенты үзенең әтисе — Нургали Миңнеханов белән булган фотолардан слайд-шоу куйган. «Әтиләр көне белән! Әтиләрегезне хөрмәт итегез һәм кадерләрен белегез, үлгәннәрне дога белән искә алыгыз», — дип язган.

Бүген Россиядә беренче тапкыр илкүләм дәрәҗәдә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Яңа истәлекле дата РФ Президенты Владимир Путин указы белән билгеләнгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100