news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның яр буенда әтиләр бәйрәмен үткәрделәр

17 октябрь рәсми төстә Әтиләр көне дип игълан ителде.

Апасның яр буенда әтиләр бәйрәмен үткәрделәр
http://apastovo.ru/

(Апас, 17 октябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Әтиләр көне бөтен ил буенча октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Тиешле указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады. Бу уңайдан Апасның яр буенда да әтиле-балалы бәйрәм узды.

Ул гаилә институты на ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтинең әһәмиятен арттыру максатларына уза. Бу көнне әтиләр катнашында төрле чаралар, социаль челтәрләрдә акцияләр оештырылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина барлык әтиләре сәламләп, район башлыгы Айрат Җиһаншинның бәйрәм котлавын ирештерде.

«Әти-әнисенә карап баласын коч, диләр. Бу акыллы фикер бүген дә актуаль булып кала. Баланы шәхес итеп тәрбияләүдә, билгеле, әти-әнинең өлеше зур. Әти кеше гаиләнең ныклы терәге булып тора», — диде ул.

Теләкләргә районның әтиләр Советы җитәкчесе урынбасары Марат Хәсәнов та кушылды.

Бәйрәм төрле бәйгеләр, спорт уеннары белән үрелеп барды. Әтиләр балалары белән бергәләп катнаштылар. Мәйданда шат авазлар яңгырап торды. Апас мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укучылары әтиләренә шигырьләр бүләк иттеләр, рәхмәтләрен белдерделәр. Мәдәният хезмәткәрләре моңлы җырларын яңгыраттылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100