news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер елда 56 км юл төзелгән һәм 372 км юл ремонтланган

Быел җирле әһәмияттәге юлларда күп эш башкарылды.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда быел 56 км юл төзелгән һәм 372 км төбәк юллары ремонтланган. Мондый мәгълүматларны Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан котлауда әйтте. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Хәнифов сүзләренчә, Татарстанда юл тармагында проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла. «Без федераль юлларны төзүне һәм ремонтлауны дәвам итәбез. Чувашия чигеннән алып Иннополис чишелешенә кадәр М7 реконструкцияләнә. Быел 28 км капиталь ремонт һәм 54 км юл өслеген ремонтлау каралган», — диде ул.

Татарстан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда катнаша, дип искәртте министр. «Безнең республика агымдагы елга планнарны үтәү буенча лидерлар рәтендә. Шулай итеп, 254 км юл ремонтланган һәм юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган 101 урынын бетерелгән», — диде ул.

Министр билгеләп үткәнчә, җирле әһәмияттәге юлларда шактый күләмдә эш башкарылган. Аерым алганда, 574 км озынлыктагы торак пунктларда 990 юл-урам челтәре объекты ремонтланган.

Моннан тыш, быел республикада гаилә фермаларына, терлекчелек комплексларына һәм бакча җәмгыятьләренә гомуми озынлыгы 36 км чамасы булган 52 керү юлы төзекләндерелде. Түбән Камада Көньяк урамында ике юлүткәргеч файдалануга тапшырылган, озынлыгы 16 км дан артык булган балалар сәламәтләндерү лагерьларына илтүче 11 юл норматив халәтенә китерелгән, алты торак пунктка юллар төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100