Бөгелмәдә көзге чакырылышның беренче егетләре армия сафларына китте

Егетләрне чакыруга һәм озатуга бәйле барлык чаралар да коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча таләпләр нигезендә үткәрелә.

(Бөгелмә, 17 октябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Россиядә көзге кампания старт алды, аның барышында 18 яшьтән алып 27 яшькәчә булган 128 000 егете хәрби хезмәткә китәчәк. Татарстан 3 100 яшь егет җибәрергә планлаштыра, аларның йөзгә якыны Бөгелмә егетләре. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Җирле комиссариатның иҗтимагый оешмалар, эчке эшләр органнары, мәгариф, мәшгульлек хезмәте, сәламәтлек саклау һәм башка вәкилләрдән торган чакыру комиссиясе үз эшен активлаштырды.

Егетләрне чакыруга һәм озатуга бәйле барлык чаралар да коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча таләпләр нигезендә үткәрелә. Кичә чакырылыш егетләре «COVID-19» га тест тапшырды. Кабат Казанда җыелу пунктында, аннары хәрби частькә барып җиткәч, кабат тест үткәреләчәк.  Шулай ук яшьләрне ике атналык карантин көтә.

Хәрби комиссариатка кергәндә медицина посты эшли, анда барлык килүчеләрнең дә температурасы үлчәнә һәм алар антисептик белән кулларын эшкәртәләр. Һәркемгә битлек бирелә. Битлекләрне ике сәгать саен алыштырачаклар.

«Бөгелмә егетләре коры җир гаскәрләренә, һава-космик көчләргә, Россия Милли гвардиясе федераль хезмәтенең хәрби частьләренә юл тотачак дип көтелә. Гаскәрләрнең нинди булуына карамастан, чакырылыш буенча егетләр нәкъ 12 ай хезмәт итәчәк», — диде Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов.

Республика җыелма пунктында яңадан медицина тикшерүе узасы бар. Аннан соң хәрби хезмәткә алынучыларга хәрби форма биреләчәк. Частька китү көне егетләрнең хезмәт итә башлау көне булачак.

Көзге чакырылышта шефлыкка алынган Леснойдагы частька бары тик контракт буенча гына китәчәкләр.