Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе сайланган
Конференциядә катнашучылар туган якны өйрәнүчеләрнең нәшрият эшчәнлеген активлаштырырга тәкъдим итте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Башкортстан Милли музеенда республикасының туган якны өйрәнүчелер җәмгыятен оештыру конференциясе булды. Анда җәмгыятьнең рәисе итеп бертавыштан Башкортстан Республикасы Милли музее генераль директоры, тарих фәннәре кандидаты Марат Зөлкәрнәев сайланды. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итә.
Конференция барышында җәмгыять уставын раслау, Башкортстан Республикасы Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең рәисен, советын һәм контроль-ревизия комиссиясен сайлау мәсьәләләре каралды.
Яңа җитәкчесе озак еллар дәвамында туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятен җитәкләгән Гали Вәлиуллинга рәхмәт белдерде һәм туган якны өйрәнүчеләрне эзләнүләрне дәвам итәргә, үз тикшеренүләренең нәтиҗәләрен популярлаштырырга өндәде.
Җәмгыять советы составына бөтен Башкортстаннан танылган туган якны өйрәнүчеләр, шул исәптән республиканың шәһәр һәм район музейлары директорлары керде.
Конференциядә катнашучылар Туган якны өйрәнүчеләрнең нәшрият эшчәнлеген активлаштыру һәм Башкортстанның күренекле шәхесләре истәлеген мәңгеләштерү турындагы тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.
Конференциядә Уфа шәһәре, Башкортстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының туган якны өйрәнүчеләре катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз