Татарстанда көннәр элеккечә салкын

Республикада явым-төшем көтелми

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә.
Казанда температура көндез 5-7 градус җылы, Татарстан буенча - температура 4-9 градус.
19 октябрь төнендә республикада аяз һава, явым-төшем көтелми. Төнлә температура 4 градуска кадәр салкын тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.