news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кайбер кафе, бар һәм рестораннар төнлә эшләргә рөхсәт алды

Рөхсәт барлык хезмәткәрләрне вакцинацияләү шартларында гына бирелә.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанның 24 җәмәгать туклануы оешмасы төн уртасыннан соң эшләргә рөхсәт алды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кертелгәннән соң кафе һәм рестораннар төнлә эшләргә рөхсәт ала башлады, әмма ул барлык хезмәткәрләрне вакцинацияләү шартларында гына бирелде. 

23 кафе һәм ресторанга төнлә эшләргә рөхсәт бирелде, диелә Роспотребнадзор хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100