news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Дума сайлаулары өчен 2,8 меңнән артык сайлау участогы ачылды

Тавыш бирүче үз участогының номерын белмәсә, аны «Минем сайлау участогы» Telegram- ботында табарга мөмкин.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда РФ Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда барлык сайлау участоклары ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәреләчәк.

Республикада бала тудыру йортларында, хастаханәләрдә, шифаханәләрдә һәм тикшерү изоляторларында урнашкан 46 вакытлы участок ачылды. Вакытлыча участоклар «Казан» халыкара аэропортында һәм Казан-1 тимер юл вокзалы бинасында эшли башлады.

Әгәр тавыш бирү өчен үз участогыңның номерын белмәсәң, аны Россия Үзәк сайлау комиссиясенең электрон сервислары, шулай ук махсус «Минем сайлау участогы» Telegram- ботында табарга мөмкин.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, участокларның 98 проценты видеокүзәтү белән тәэмин ителгән. Камералар тавыш бирүнең өч көне дәвамында — 17-19 сентябрь көннәрендә эшләячәк. Трансляция тәүлек буе иҗтимагый күзәтүнең республика үзәгендә барачак. Анда барган вакыйгаларны җәмәгатьчелек, сәяси партияләр, ТР Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре, шулай ук кирәкле техник әзерлек узган битараф булмаган гражданнар күзәтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100