news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йортында татарча медицина терминологиясе турында сөйләшәчәкләр

Биредә «Соңгы 100 елда нинди медицина терминнары үзгәреш кичергән, аларны ничек тәрҗемә итәләр һәм итәргә тырышалар?» кебек сораулар күтәреләчәк.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). 17 сентябрь көнне 15:00 сәгатьтә Татар китабы йортында татарча медицина терминологиясе турында сөйләшү булачак.

Татар китабы йортының Инстаграм сәхифәсендә күрсәтелгәнчә, биредә «Соңгы 100 елда нинди медицина терминнары үзгәреш кичергән, аларны ничек тәрҗемә итәләр һәм итәргә тырышалар?» кебек сораулар күтәреләчәк.

Әгәр Сезгә бу тема кызыклы булса, 17се көнне Островский урамы, 15 йорт адресы буенча очрашуга килегез, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100