news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы тәүлектә Татарстанда авыру билгеләре булган 511 бала мәктәпкә кертелмәгән

Уку елы башыннан температурасы һәм ОРВИ билгеләре булган 4 мең 749 бала дәресләргә үткәрелмәгән.

 Соңгы тәүлектә Татарстанда авыру билгеләре булган 511 бала мәктәпкә кертелмәгән
Михаил Захаров

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Соңгы тәүлектә мәктәпләргә 511 бала кертелмәгән. Бу ОРВИ билгеләре яки температурасы булган балалар.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мәктәпләрендә иртәнге фильтр нәтиҗәләрен күзәтеп баруларын әйтте. «Санитар кагыйдәләр буенча температура үлчәү мәҗбүри таләп. Уку елы башыннан температурасы һәм ОРВИ билгеләре булган 4 мең 749 бала укуга кертелмәгән», — диде.

Любовь Авдонина сүзләренчә, Татарстан мәктәпләрендә әлегә бергә укый алмаган җиде класс бар. Бу укучылары күп авырган сыйныфлар. «Бу классларда 167 бала укый. Бу Азнакай районы мәктәбе», — диде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100