news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Блокададагы Ленинградны саклаучыларга һәм анда яшәүчеләргә 50 мең сум түләячәкләр

Указ имза куйган көннән, ягъни бүген үз көченә керә. 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). «Ленинград оборонасы өчен» медале яки «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән Россия гражданнары бер вакытлы 50 мең сум күләмендә акча алачак. Бу указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Түләүне безнең ил территориясендә яшәүче Россия гражданнары, шулай ук Латвия, Литва, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Приднестровьеда яшәүчеләр алачак.

Указ имза куйган көннән, ягъни бүген үз көченә керә. 

Хөкүмәткә чыгымнарны финанслауны тәэмин итү, түләүне башкару тәртибен һәм шартларын билгеләү йөкләнде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100