news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елга ял көннәре билгеле

2021 елның 31 декабрендә шулай ук ял көне булачак.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте 2022 елга җитештерү календарен раслады: аерым алганда, Яңа ел яллары 1-9 гыйнварда дәвам итәчәк. Бу хакта Министрлар Кабинетының рәсми Telegram-каналында хәбәр ителә, дип яза РИА Новости.

РФ премьер-министры Михаил Мишустин 2021 елның 31 декабрендә шулай ук ял көне булачак дип белдерде.

Китерелгән мәгълүматларга караганда, Яңа ел яллары — 1-9 гыйнварда, май бәйрәмнәре - 30 апрельдән 3 майга кадәр һәм 7-10 майга кадәр дәвам итәчәк.

1 нче һәм 2 нче гыйнвар (шимбә һәм якшәмбе) ял көннәре 3 һәм 10 нчы майга күчерелә. 5 мартның эшләми торган шимбәсе 7 мартка күчерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100