news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында иң зур кабак үстерүче ачыкланды

«Шоколад» балалар бакчасы 47 килограммлы кабак белән беренче урынны алды.

Саба районында иң зур кабак үстерүче ачыкланды
Илмира Галимуллина

(Саба, 17 сентябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары», Илмира Галимуллина). Саба районында узган бәйрәмдә елдагыча иң зур кабак үстерүчене ачыкладылар. «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе коллективы менә 17 ел Кабак бәйрәме уздырып, аның иң тәмле, иң сусыл, иң файдалы ризык икәнен район халкына гына түгел, инде бө­тен республикага та­ныт­ты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Безнең бәлештән авыз итеп карагыз әле», «Мондый тәмле кабак согын эчкәнегез юктыр», «Кабак бөк­кәненнән сый­ланы­гыз» дип, һәркем үз табыны янына дәш­те, сыйланырга кыста­ды. Кабактан 50 төрле ризык әзерләп була дип исәпләп чыгарган бер танылган аш-су остасы.

Бәйрәмне оеш­ты­ручылар кабакларны үлчәп, килосын язып, алдан ук әнә шул иң мәртәбәле урынга тезеп кую хәстәрен күргән. «ТРК Саба дулкыннары» директоры Әлфия Мө­барәкова җитәкче­ле­ген­дәге комиссия һәр рәт буенча йөреп, күр­гәзмәлекләргә ти­еш­ле бәя бирергә тырышты. Соңыннан җиңүчеләрнең барысы да сәхнәгә чакырылып хөрмәтләнде.

Иң зур кабак «Шоколад» бала­лар бакчасыныкы бу­лып чыкты. 47 килолы хә­зинәне бәйрәмгә ма­шина арбасына салып Искәндәр Сәйфетдинов алып килгән. Үзе үстергәне берничә грамм­га гына калышып, икен­че урынны яулады. 3нче урынга Арчадан Габделнур Заһидуллин алып килгән ка­бак лаек булды.

Җиңү­челәр арасында «Ка­бак­тан ясалган иң матур композиция» но­­­минациясендә Са­ба мәдәният бүле­ге, Сәләтле балалар мәк­тәбе, «Шоколад» ба­лалар бакчасы кол­лективы тәбрикләнде. Кабактан иң тәмле бәлешне «Шатлык» бала­лар бакчасы әзерләсә, иң тәмле ризыкны «Әл­­лүки»ләр алып кил­гән булып чыкты. Агит­бригадалар буенча «Кың­гырау» балалар бак­­часы чыгышы иң яхшысы дип бәяләнде. Барлык призлы урын алучыларга акчалата бүләкләр тапшырылды, аерым катнашучылар кызыксындыру приз­ла­­рына ия булды.

«Ел­­лар дәвамында бу бәй­рәмне халык бик яра­тып өлгерде, аны көтеп алалар, ал­дан ук хәстәрләнү чара­ларын күрәләр. Кабак бәйрәме — ул дуслык бәйрәме дә, анда киләчәктә Балтач, Кукмара, Арча, Әтнә, Питрәч, Балык Бистәсе, Мамадыш, Теләче районнары халкын да күрергә теләр идек, шуңа да алга таба районара итеп, зур форматта оештырырга ниятлибез аны. Кабак бәй­рәменең дә гомере озын, яшелчәләр пат­ша­сының урыны да һәрвакыт түрдә булсын иде», — диде тамашаның идея авторы һәм оеш­тыручысы Әлфия Мөба­рә­кова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100