Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор дезинфекция чараларын бергә кушмаска киңәш итте
Көнкүрештә очмый торган кушылмаларны кулланырга кирәк, диделәр ведомствода.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Дезинфекция чараларын бергә кушу куркыныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте хәбәр итә.
«Әгәр көнкүрештәге селтене канализация торбалары чистарта торган кислота белән кушсак, реакция көчле булачак, күзгә эләккән очракта сукыр калырга мөмкин», — диделәр ведомствода.
Составында хлор булган чараларны кислота белән кушу да куркыныч. Бу бик тиз газсыман хлор бүлеп чыгара, ә ул кеше организмы өчен агулы.
Моннан тыш, составында спирт булган дезинфекция чаралары тиз кабынып китүчән булу сәбәпле, аларны ут яки эшләп торган электр приборлары янында кулланырга ярамый, дип хәбәр итә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтендә. Ә фенолны һәм альдегидны көнкүрештә бөтенләй кулланырга ярамый.
Гомумән очмый торган кушылмаларны кулланырга, һәрвакыт перчатка кияргә һәм күзләрне сакларга кирәк, дип киңәш иттеләр ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз